Хөрмәтле укучыларыбызны “Гыйлем” конкурсында катнашырга чакырабыз.
Регистрация 5 декабрьгә кадәр озайтылды!
Конкурс Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Татарстан Республикасының 10-11 сыйныф укучылары өчен уздырыла торган “Гыйлем” конкурсы ике турдан гыйбарәт.
Беренче дистанцион тур 2026 елның 12 октябрь - 12 ноябрь аралыгында оештырыла. Беренче тур нәтиҗәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан тест сорауларының яртысына дөрес җавап биргән укучылар икенче этапка үтәчәк. Икенче тур 4 этаптан гыйбарәт.
Икенче турның сигездән бер этабы конкурс юнәлешләренең берсе буенча проект эшләүне күздә тота. Гыйнвар аеның беренче атнасында икенче этапка үткән укучылар проект эше җибәрәләр. Эшләрне конкурс сайтына элгәннән соң 24 декабрь -9 гыйнвар аралыгында тавыш бирү этабы булачак.
Проект эшләре этабында иң күп тавыш җыйган 24 укучы Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә конкурсның алдагы этабына чакыру алалар.
“Гыйлем” конкурсының дүрттән бер өлеше нәтиҗәсендә 24 гыйнварда 12 укучы ярымфиналда, 6 укучы финалда катнаша. Җиңүче һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырыла.
Мәгълүмати хатТеркәлү һәм викторина узу